2026 елның соңгы эш атнасы өч көн дәвам итәчәк
Яңалыклар тасмасы

2026 елның соңгы эш атнасы өч көн дәвам итәчәк

Кыскартылган атна ял көнен 4 гыйнвардан 31 декабрьгә күчерү белән бәйле.

2026 елның соңгы эш атнасы биш көнлек графиклы россиялеләр өчен өч көн булачак – 28 дән 30 декабрьгә кадәр. Бу хакта РИА Новостига «Белем» җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Яна Ярхина хәбәр итте.

Кыскартылган атна ял көнен 4 гыйнвардан 31 декабрьгә күчерү белән бәйле. Шул рәвешле, яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк – 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр.
 


Нет комментариев