Чаллыда яшәүче, һәрьяклап уңышка ирешкән хатын-кызлар ана булу нечкәлекләре турында сөйләде.
Әни булу – хатын-кыз тормышындагы иң зур үзгәрешләрнең берсе. Бала тугач, аның өчен яңа дөнья ачыла, тормышы 180 градуска борыла: борчылулар, җаваплылык, йокысыз төннәр, шатлыклар һәм меңләгән вак мәшәкатьләр арта. Ана мәхәббәте күп нәрсәгә көч бирә, хәтта кайчак үзең өчен гадәти булмаган адымнарга барырга да этәрә. Сүз бик зур корбаннар турында да вак көндәлек мәсьәләләр турында да бара. Балалары хакына нинди гамәлләр кылулары, нәрсәләрне үзгәртергә туры килүе турында шәһәрдәшләребез белән сөйләштек.
Айгөл Әхмәтгалиева, язучы:
– Кызык та, катлаулы да сорау. Уйлап карасаң, Әни дигән кешенең һәр адымы бала хакына дип эшләнә дә инде... Бер вакыйга искә төште. Улымның кечкенә чагы, өй янында тау шуабыз. Чанага утыртам да, таудан төшереп җибәрәм. Менә ул, чана бавын тартып, өскә менеп килә. Тау артык биек түгел, шулай да сабый инде мыш-мыш килә. Беләм, кулымны сузсам, аңа күпкә җиңелрәк булачак, җилдереп кенә менеп җитәчәк. Үземне көчкә тыеп калам, булышырга үрелмим. «Син – ир-егет буласы кеше, улым, авырлыкны үзең җиңәргә өйрәнергә тиешсең», – дим күңелемнән генә. Үзем шундый жәллим инде, җаным өзелә аңа карап.
Нишләптер ул мизгел минем йөрәк түрендә бик нык уелып калган, торып-торып искә төшерәм. Балам хакына дип ясаган ул «адымым»ның хатамы, әллә дөресме икәненә бүгенгәчә җавабым юк.
Луиза Сафуанова, журналист:
– Минемчә, балалар хакына ниндидер зур корбаннарга бару турында сөйләү дөрес булмас иде. Ана кеше өчен балаларына кагылышлы күп нәрсә корбан түгел, ә мәхәббәттән, кайгыртудан һәм аларның бәхетле, сәламәт, сәләтле булып үсүләрен теләүдән килә.
Балаларымның үсешенә кечкенәдән үк игътибар бирергә тырыштым. Алты айлык вакытларыннан ук аларны үстерү, йөзү дәресләренә йөрттек. Атнага ике тапкыр бассейнга бару, көндәлек эшләрне балаларның шөгыльләренә яраклаштыру гадәти тормыш рәвешенә әйләнде. Соңрак һәрберсенең үз кызыксынулары, сәләтләре ачыла башлады.
Улым кечкенәдән төрле сугыш сәнгате секцияләренә йөрде. Вакыт узу белән аның кызыксынулары үзгәрде, ул IT-технологияләр белән мавыга башлады. Без аның бу теләген дә хупладык: 5нче сыйныфтан алып 9нчы сыйныфка кадәр ул Кванториумда белем алды. Кызым исә өч яшеннән бию белән шөгыльләнә башлады. Узган ел хореография мәктәбен тәмамлап, таныклык та алды. Боларның һәрберсе – балаларымның тырышлыгы, шул ук вакытта аларның янәшәсендә булган, ярдәм иткән әни буларак минем өчен дә зур сөенеч.
Әмма еллар узган саен шуны аңлыйсың: баланы төрле түгәрәкләргә йөртү генә җитми. Иң мөһиме – аны тыңлый белү, кызыксынуларын аңлау, сайлаган юлын хөрмәт итү һәм кирәк чакта терәк булу. Балалар белән бергә үзең дә күп нәрсәгә өйрәнәсең: сабырлыкка, вакытны дөрес бүлергә, кайчак үз планнарыңны үзгәртергә, иң мөһиме – һәр балага аерым якын килергә.
Бүген балаларым инде 17 һәм 14 яшьтә. Алар үскән саен әни булуның мәгънәсе дә үзгәрә: элек кулыннан тотып алып барсаң, хәзер күбрәк киңәш бирергә, тыңларга һәм мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәтергә кирәк.
Минем өчен балалар хакына эшләнгән иң зур адым – аларга үзләрен яратуларын һәрвакыт сиздерү, үз көчләренә ышаныч тәрбияләү һәм нинди генә хәлдә дә әниләре аларның янәшәсендә булачагын аңлату. Чөнки балага бирә алган иң зур байлык – ул мәхәббәт, игътибар һәм ышаныч.
Мәүлидә Гайсина, пенсионер:
– Кызым педучилищедан соң Чаллы институтына укырга кереп йөргәндә, бер экзамены калгач, кайтып җитә алмады. НГПИга киттем, яшь студентлар белән имтихан биреп кайттым һәм уңышлы бирдем! 1995 ел бу, читтән торып уку бүлегенә.
Балалардан үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем – күп сөйләшмиләр алар. Киленемнән тәмле кызыл борщ пешерү серенә төшендем.
Лилия Хәмидуллина, җырлар авторы:
– Дүртенче тапкыр мәктәп белән бәйле мәшәкатьләр эчендә кайнау да җиңел түгел! Бер көнне ата-аналар җыелышына соңга калып бардым. Гадәттә, җыелышка әтиләр сирәк килә. Мәктәп тормышында әниләр актив. Оештыру, җыештыру, котлау дисеңме... Бу юлы да бер генә әти дә минем күзгә чалынмады. Һәр баланың әнисе белән укытучылар аерым сөйләшә. Мин – чиратта иң соңгы. Тын гына күзәтәм... Ана – баласын мактый, укытучылар – йомшак якларын әйтә, яхшы укысын дип тырыша…Ана балага авызыннан өзеп каптырыр, дигән мәкаль бар халыкта. Һәр бала алдында ана басып тора. Һәр сабыйны гомере буе ана догасы озатып бара…
«Дога» дигән шигырь шул көнне мәктәптә туды. Миңа чират җиткәнче, елап шешенеп беткән идем. Әниемнең исән-сау булуы, аның безне, 3 кызын, оныкларын догасыннан калдырмавы, минем дә балалар өчен янып-көюләрем шигъри юлларга салынды. Дустым, композитор Гүзәлия көен иҗат итте. Тиздән шәһәрдәшебез репертуарында ул җырны ишетерсез.
…Җыерчыклы кулларыңны
Кысып тотам учыма.
Догаларың ышыгында
Тыныч минем җаныма.
Энҗе Нурисламова, М. Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең директор урынбасары:
– Мин бик үк дөрес әни түгел, ахры, балалар хакына ниндидер батырлык эшләмәдем дә кебек. Гәрчә үзем, әнием хакына дип, бер көндә кайнанамның өен юып, челтәрләрен элеп, эшен бетереп куя идем. Икенче көнне үз әниемә шул хезмәтне күрсәтер өчен.
Мин гадәти әни, чөнки кызларым минем күз алдымда үстеләр. Гомумән, бала хакына тормышта үзең булырга, гадел булырга кирәктер. Укытучы өчен бигрәк тә, чөнки бала белән аралашканда, белемнәрен бәяләгәндә, баланың кичерешен тоемларга, аның сиңа ышанычын тудырырга кирәк.
Чулпан Ахунҗанова, хисапчы:
– Әни буларак, 2нче гимназиянең 3нче сыйныфында укучы улым Әмирхан хакына барысына да әзер: дөрес тәрбия, белем, әни назын һәм яратуымны бирергә тырышам, түгәрәкләренә өлгерер өчен, эшемнең графигын үзгәрттем, кызыксынуларын уртаклашам, шуңа күрә, үзем хисапчы булсам да, робототехника һәм архитектура өлкәләрендә белемемне арттырам, проектлары белән бәйгеләрдә катнашабыз – ерак юлны якын итеп, Мәскәү шәһәренә бәйгеләргә йөрибез.
Айгөл Шәйхетдинова, җырчы:
– Балалар кечкенә чакта хастаханәләрдә күп ятарга туры килде. Аеруча Рәсимнең иммунитеты зәгыйфь иде. Үзем, аны тапканчы, 26 яшемә чаклы бер мәртәбә дә хастаханәдә ятканым юк иде. Ярты ел саен дәваланырга кереп ята идек. Андый вакытларда бик нык борчыласың, сабыеңның тернәкләнүен бик нык телисең бит, кечкенәсе тугач, күз тиюдән куркасың, әнә шулай мин башта өшкерә торган догалар, аннары намаз укырга өйрәндем. Балалар мине Аллаһы Тәгаләгә якынайтучы сәбәп булды.
Флүзә Сәлимова, Тукай районы Боерган авылы китапханәчесе:
– Улым Алмаз армиядә ике ел ярым Петербургта хезмәт итте. Шул вакытта мин гомеремдә дә утырмаган поездга билетлар алып, аның янына бардым. Анда чаклы-кирегә бер атна китте. Бик тә хәлен белеп, күрешеп, әзрәк күңелен күтәреп кайтасым килгән иде баламның.
Гүзәл Фәрдиева, аудитор:
– Ике улым белән ялгыз калгач, малай кешегә ата тәрбиясе кирәк диеп, яңадан гаилә кордым, уртак бала кирәк, гаилә тулы булсын дип, бала табарга каршы күрсәтмәләрем булган өстенә өченче улымны алып кайттым, барыбер язмыш ялгыз калырга язган, өч улымны берүзем үстереп, укыттым, кечкенә чакта малайларга катырак булсам да, хәзер һәрберсенең холкын истә тотып, аларны тыңларга һәм һәрберсен ишетергә өйрәндем.
Гөлчәчәк Титова, «Нур-Ихлас» мәчете мөгаллимәсе:
– Дин күзлегеннән карасак, без балаларга нәрсә тиеш? Тугач, хәерле исем бирергә, үскәндә дөрес тәрбия бирергә, вакыты җиткәч, хәерле бәндәгә өйләндерергә яисә кияүгә бирергә – бурычыбыз шул. Кайбер ата-аналар балалары өчен хәтта тору җирләрен алыштыралар, зур-зур адымнарга баручылар бар. Минем алар өчен нәрсәдер корбан иткәнем булмады, әлхәмдүлиллаһ. Моны дөрес дип саныйм, чөнки һәркем үз гомерен яши, без аларга туры юл күрсәтүче генә.
Без бу дөньядан киткәч тә, балаларыбыз абынмаска, егылмаска һәм шул юлдан тайпылмаска тиеш. Улларыбыз, кызларыбыз акча да эшли, тормыш та көтә белергә, өйдәге бөтен эшне дә эшли белергә тиеш – бу кирәкле күнекмәләрне мин аларга бирдем. Кызым мәктәпне бетергәннән бирле миннән акча сораганы юк, улым да шулай ук, моңа шөкер генә итәм.
Аларны бер тапкыр чит илгә сәяхәткә алып бардым да: «Ошыймы? Рәхәтме? Ошаса, юлын күрсәттем, шундый сәяхәткә бару өчен акчаны үзегез эшләп табарга тиешсез», – дидем. Барысы да син дигәнчә генә бармый, билгеле, ачуланган чаклар да, хаталар да була, монысы да тәрбия.
Хәтерлим, кызым Чаллыда бер клиникада эшләде. Бервакыт аның янына никтер кердем. Кызым киләсемне әйткән булган, шунда эшләүче ханым мине көтеп утыра. «Шушы хәтле тәрбияле баланы нинди ана үстерде икән, шуны күрәсем килгән иде», – диде. Күңелемә сары май булып ятты ул сүзләр. Күп тә үтмәде, әнием белән хастаханә юлларында йөрергә туры килде, шунда бер таныш апа аның белән күрешкәч, шушы ук сүзләрне кабатлады. Нинди тәрбия күреп үссәк, балаларга да шуны бирәбез. Туры юлдан тайпылдырмасын беребезне дә Аллаһы Тәгалә.
Нет комментариев