Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Киңәш-табыш

Балалар пособиесенә тияргә хокуклары бармы?

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау: 
– Иремнең кредитлары бар, түләттерү эше (исполнительное производство) ачылган, приставлар аның хезмәт хакының 50 процентын алып калалар. Күптән түгел минем картамнан балалар пособиеләрен алганнар. Мин шок хәлендә. Аның бурычларына минем бернинди катнашым да юк. Нәрсә эшлим? Аларның балалар акчасына тияргә хаклары бар идеме?
Җавап: 
– Юк, тия алмыйлар. Ирегезнең бурычлары өчен балалар пособиесен тотып калуны закон катгый рәвештә тыя.
Ни өчен бу законсыз? Сезнең ситуация «Түләттерү эше турында»гы 229нчы Федераль законның 101нче маддәсе буенча тәртипкә салына. Анда хәтта суд карары буенча да тотып калдырып (алып) булмый торган керем төрләре санап үтелгән. 101нче маддәнең 1нче өлеше 12нче пунктында болай диелгән: «Түбәндәге керем төрләреннән акчаны мәҗбүри алып калу тыелган: ...балаларга айлык түләүләр (пособиеләр, алиментлар, социаль түләүләр)».
Сез башкарырга тиешле гамәлләр:
1.    Банкка барыгыз һәм, югарыда телгә алынган маддәләргә таянып, законсыз тотылып калган акчаларны кайтаруны таләп итеп гариза языгыз. Банкның кабул итүе турында билгесе (керү номеры, дата, хезмәткәр имзасы) куелган гариза копиясен алырга онытмагыз. Билге куюдан баш тартсалар – заказлы хат итеп җибәрегез. Гадәттә, акча 1–2 атна эчендә кайтарыла. Нәтиҗә булмаса – 2нче адымга күчегез.
2.    Әлеге түләттерү эшен алып баручы приставка мөрәҗәгать итегез һәм акчаны кайтаруны таләп итеп гариза языгыз. Бу ярдәм итмәсә, районыгызның өлкән суд приставына суд приставының эшләмәве (бездействие) турында шикаять языгыз (моны ФССП сайты аша да эшләп була).
3.    Соңгы чиратта, үзегез яшәгән адрес буенча прокуратурага гариза языгыз. Банкның һәм (яки) балаларның социаль түләүләрен алып калуга юл куйган суд приставларының гамәлләре законлылыгын тикшерүне сорагыз, чөнки бу 229 номерлы Федераль законның 101нче маддәсен бозу булып санала.
Дәшми калсагыз яки үз хокукларыгызны якламасагыз, акчаны тагын алып калулары бар, шуңа күрә белеп һәм тиз эш итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юрист хезмәте