Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Июнь аена сынамышлар

7 июнь көнне үрдәкләр туктаусыз бакылдашса, яңгыр явар.

4 июнь көнне көчле томан яки чык төшсә, уңышлы ел килә.
5 июнь көнне кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң соң кыяр утыртмыйлар.
6 июньнән чын җәй башлана. Моннан соң кыраулар төшми. 
7 июнь көнне үрдәкләр туктаусыз бакылдашса, яңгыр явар.
8 июнь балыклар су өстенә чыгып уйнаса, тиз генә яңгыр яумас.
9 июнь көнне урман җилсез шауласа – яңгырга. Төнге чык озак кипмәсә – яшенгә.
10 июньдә көн тыныч, җилсез булса – мул уңыш көт.
11 июньдә күке кычкырса, алдагы ике-өч көн матур торыр.
12 июнь көнне мул чык төшсә, аяз көнгә. Кичтән чык төшмәсә, иртәгә яңгыр явар.
13 июнь көнне яңгыр яуса, кыш суык килер.
14 июнь көнне иртән кояш агарып чыкса да – яңгырга.
15 июнь көнне һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер.
16 июньдә иртәнге томан су өстенә җәелсә, кояшлы көн көтә.
17 июньдә яңгыр яуса, ике-өч көнгә сузыла.
18 июнь көнне үлән гадәттәгедән хуш ислерәк булса – яңгырга.
19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.
20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.
21 июньдә күк күкрәп, яшен яшьнәсә – көчле яңгырга.
22 июнь – печәнгә төшәр вакыт. Җир җиләге пешә башлый.
23 июньдә салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.
24 июньдә томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар.
25 июньдә черки һәм озынборыннар багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр.
26 июнь көнне бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.
27 июнь көнне бакалар коры җирдә сикерешсә – яңгырга.
28 июньдә иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.
29 июньдә эре яңгыр яуса, иртәгә яумый, вак булса, бер-ике көн дәвам итә.
30 июнь көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сынамышлар