Шəhри Чаллы

Ике баланы поезд бәрдергән

Күз ачкысыз кар явуы аркасында малайлар килеп яткан чираттагы поездны күрми

Ореннбург өлкәсендә  мәктәпкә барышлый юлны кыскартырга теләгән ике баланы поезд бәрдергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы, Идел буе федераль округының транспорттагы тикшерү идарәсенә сылтанып, хәбәр итә.  

 

 Балалар поезд үтеп киктәнен көтә дә чыгарга рөхсәт ителмәгән урыннан рельслар аша чыга башлыйлар. Күз ачкысыз кар явуы аркасында малайлар килеп яткан чираттагы поездны күрми кала. Машинист аларга тавышлы сигналлар да җибәреп карый, ашыгыч тормозга басу ысулын да куллана, әмма фаҗигане булдырмый калырга өлгерми.

Авария нәтиҗәсендә бер укучының гомере шунда ук өзелә, икенчесен дәваханәгә озаталар.

Чыганак: Өмет газетасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: