Яңалыклар тасмасы

Икмәктә тоз азаячак

Русиядә тиздән гадәттәгедән азрак тоз кушылган икмәкләр сатыла башларга мөмкин. Бу кулланучыларга яхшырак балансланган рацион булдырырга ярдәм итәчәк.

Икмәк пешерү сәнәгате, туклану һәм биотехнологияләр фәнни-тикшеренү институты тәкъдиме буенча, икмәктә тозны 15 процентка киметү турында сүз бара. Әле документның проекты “Роспотребнадзор” идарәсендә карала.
Белгечләр белдерүенчә, тозның бераз азаюы икмәкнең тәменә йогынты ясамаячак, ә сәламәтлек өчен яхшы булачак.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/ikm-kt-toz-azayachak/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев