Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илья Авербух өйләнгән...

“Ледниковый период” шоуы продюсеры үзеннән 20 яшькә кечерәк актрисаны сайлаган

2002 елда бозда биюләрдә Олимпия уеннарының көмеш призеры, хәзер хореограф һәм продюсер Илья Авербух актриса Елизавета Арзамасовага өйләнде. Бу хакта алар Instagramда хәбәр итә. Авербух никахлашу тантанасыннан видеоязма белән дә уртаклашкан.
7 июльдә 25 яшьлек Лиза Арзамасованың 46 яшьлек продюсер Илья Авербух белән очраша башлавы билгеле булган иде. Алар сентябрьдә беренче тапкыр парлашып “Кичке Ургант” тапшыруына килде. Анда беренче тапкыр үзләренең серен ачтылар. Авербух белдерүенчә, алар үз мөнәсәбәтләрен белдерергә теләмәгәннәр, әмма “Кичке Ургант” тапшыруы өчен искәрмә ясарга булганнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев