Иртәгә  болытлы һава торышы, кар һәм бозлавык көтелә
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә болытлы һава торышы, кар һәм бозлавык көтелә

26 ноябрьдә, төнлә һава температурасы -8 градуска кадәр төшәчәк, көндез -6 градус булачак

26 ноябрьдә республикада кар явуы көтелә, юлларда урыны белән бозлавык хасил була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Болытлы. Вакыты белән кар явачак», — диелә фаразда.

Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка күчә торган талгын җил фаразлана. Һава температурасы төнлә -3тән алып -8 градуска, көндез -1дән алып -6 градуска кадәр күзәтелә

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев