Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнисен үтергән

Бу хәл Круглое Поле бистәсендә булган

Чаллы янындагы Круглое Поле бистәсендә килеп чыга – ир 80 яшьлек әнисен каты кыйный һәм үтерә. Пенсионерның канланган мәетен 20 октябрьдә 5: 00 сәгатьтә тапканнар, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Җинаятьче - 58 яшьлек ир-ат тоткарлаган. Элек хөкем ителгән, эшсез ир-ат  кич әнисе белән спиртлы эчемлекләр эчүе хакында сөйли. Табын вакытында туганнары бәхәсләшә һәм ир әнисен кыйный башлый. Сугышкан арада кул астына пычак эләккән. Үлем ярасы күкрәгенә туры килә.

Тоткарланучыга карата «Кеше үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

18+

Чыганак: "Казанферст"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X