Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кама балалар медицина үзәгендә 2018 ел өчен эш йомгакларын ясадылар

Кама балалар медицина үзәгендә узган ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды.

Чарада Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов, Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының шәһәр бүлеге рәисе Любовь Ховрычева катнаштылар.КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин эш йомгаклары һәм 2019 елга планнар турында доклад белән чыгыш ясады.

Китерелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә КБМҮдә 188 табиб, урта медицина белемле 531 кеше эшли. 2019 ел башына табиблар белән тәэмин ителеш – 76%, калган медицина хезмәткәрләре 83%ны тәшкил итә. 2018 елда табиб – анестезиологлар-реаниматологлар, педиатрлар – участок табиблары, акушер-гинекологлар, балалар хирурглары, педиатрлары, клиник лаборатория диагностикасы табиблары, невролог эшкә урнаштырылган. Шулай ук Чаллы медицина көллияте белән дүртенче килешү буенча 18 чыгарылыш сыйныф укучысы эшкә урнаштырылган.

Докладчы 2016 елдан башлап ел саен бала табу санының – 2017 ел белән чагыштырганда 4,5% ка, 2016 ел белән чагыштырганда 15% ка кимүен билгеләп үтте. «Бала табу саны кимү-гомумроссия тренды, 90нчы еллардагы демографик чокырның нәтиҗәсе», - диде ул.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел балалар поликлиникасы бинасына капиталь ремонт ясалган. 2018 елның декабрендә хатын-кызлар консультациясе бинасын капиталь ремонтлау тәмамланды. Балалар медицина реабилитациясе бүлеге базасында балаларда бронхо-үпкә авыруларын дәвалау өчен тоз бүлмәсе ачылды.

Алтынчы ел рәттән Кама балалар медицина үзәге табиблары элеккеге пациентларын «Җитлекми туган бала көне»нә очрашуга чакыралар. Барлык теләүчеләрне сыйдыру өчен узган елда бәйрәмне хастаханә стеналарында түгел, ә шәһәрнең эре сәүдә үзәкләренең берсендә үткәрергә карар ителде. Балалар һәм ата-аналар өчен КБМҮ табиблары белән очрашу, аниматорлар һәм хастаханә клоуннарыннан күңел ачу һәм конкурслар оештырылды.

Күпкырлы эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, сыйфат менеджменты системасының ГОСТ ISO 9001:2015 таләпләренә туры килү сертификатының гамәлдә булуын чираттагы раслау һәм сыйфат белән идарә итү буенча Европа Фонды критерийлары буенча яңа баскычка чыгу. Халыкара аудиторлар эшенең нәтиҗәсе булып, КБМҮнә«5 йолдыз»танылган камиллек» сертификатын тапшыру турында карары тора.

2019 елга планнарда – дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында МРТ томограф урнаштыру, неонаталь хезмәтне реструктуризацияләү, структур бүлекчәләрне капиталь ремонтлау, "Хастаханә, балага яхшы мөгамәләдә"статусын алу һәм башкалар тора.

 

http://nabchelny.ru/news/35618

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев