Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ Чаллы укучыларына 3 млн сумнан артык суммага сертификатлар тапшырды

Шәһәребездә узган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә кушылу «КАМАЗ» ГАҖ өчен матур традициягә әйләнде.

Ел саен 1 сентябрь алдыннан КАМАЗ беренче сыйныф укучыларына бүләкләр ясый: портфельләр һәм сертификатлар бүләк итә. Быел Чаллының беренче сыйныфка баручы укучылары компаниядән 3 млн 458 мең сумлык уку кирәк-яраклары өчен бүләк карталары алдылар.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашу - «КАМАЗ» социаль ярдәменең бердәнбер мисалы түгел. Мәсәлән, «КАМАЗ» предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан гомуми белем бирү уку йортларына (мәктәпләр, лицейлар, гимназия), мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә, җиде өстәмә һәм өч урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә шефлык күрсәтелә.

 

http://nabchelny.ru/news/33615

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев