Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камерун компаниясе делегациясе Яр Чаллыда булып китте

Чаллыга эш визиты белән MAGZI Douala (EZIMBA) сәнәгать зонасы компанияләре ассоциациясе, MSMI (Камерун, Африка Җөмһүрияте) Камерун компаниясе, шулай ук «Рус эшлекле үзәге» ассоциациясе делегациясе килде.

Делегация Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры әгъзалары: Идел-СГЭМ – КАМСПЕЦЭНЕРГО, ПКФ ИНСТРОМЕТ, «Краст» ИПФ, шулай ук Юкон предприятиесендә булды.
Моннан тыш, Камерун компаниясе вәкилләре Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы урынбасары, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлеге башлыгы Айрат Сәгъдиев, Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров һәм Инженерлар клубы җитәкчесе Михаил Павликов белән эшлекле очрашу уздырдылар. Технологияләр трансферында хезмәттәшлекне киңәйтү, инструментлар, җиһазлар белән тәэмин итү, Камерун компаниясенең Татарстан Республикасы предприятиеләре белән уртак эшчәнлеген оештыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Очрашу нәтиҗәләре буенча MAGZI Douala (EZIMBA) сәнәгать зонасы компанияләре ассоциациясе, «Рус эшлекле үзәге» ассоциациясе һәм Татарстан Республикасының Машина төзелеше кластеры арасында өч яклы килешүгә кул куелды.

 

http://nabchelny.ru/news/36202

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев