Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Кая барып бәрелергә белмим”

Әтнә районының Яңа Шимбәр авылында гомер итүче 78 яшьлек Флера апа Фәтхуллина редакциягә үзе шалтыратты. “Сезнең газета минем кебекләргә булыша икән, дип ишеттем. Язып чыксагыз иде, бәлки, берәр изге күңелле кеше табылыр?” – диде ул.

Күрмәгәнем калмады Флера апаны бәхетсезлек кечкенә чагыннан сагалап йөри. Әтисе сугышка китеп, өч көн узгач, дөньяга килә ул. – Җитлекмичә, вакытыннан алда ашыгып туган бала мин. Әтинең кайдалыгын да белмичә үстем. Әни башка кешегә кияүгә чыкты. Шулай итеп, миңа чит кешегә әти дип әйтергә туры килде. Әмма ул әйбәт булды. Әле дә әтиле чакларны юксынып куям. Какмады, сукмады, ятим дип кимсетмәде. Үзенеке итеп яратты, – дип сөйли Флера апа. Башта алар гаиләләре белән Әтнәдә яши. Моннан 60 ел элек ул Яңа Шимбәр авылына эшкә килә. Икътисадчы булып эшли, аннан соң кибеткә урнаша. Бүген үзенең авырып ятуын да авыр хезмәттән күрә. Салкын кибеттә эшләп, авыру эләктердем, дип искә ала ул. Шушы авыл егетенә кияүгә чыгып, бер-бер артлы балалар таба. Тик бер малаеның гомере булмый. Фәрит 30 яшендә кинәт кенә үлеп китә. Күп тә үтми, артыннан йөрәк чире белән килене Сәлимә якты дөньядан китеп бара. Аларның биш яшьлек малайлары кала. – Шул баланы алып кайтып үстердем. Төрле чак булды инде. Иремнең әнисе дә урын өстендә параличланып ятты. Аны да, кадерләп карап, соңгы юлга озаттым. Әти белән әнине дә үземә тәрбияләргә туры килде. Ирсез калганга да шактый еллар инде. Бәла бер килсә килә инде ул. Оныгым да ике тапкыр бер урында юл фаҗигасенә эләкте. Беренче тапкыр авариягә очрагач, бөтен акчабызны җыеп, яңадан машина алган идек. Шаккатмалы хәл: шул җирдә тагын фаҗигагә юлыкты. Үзен аякка бастырыр өчен, бик күп акча кирәк булды.+ Бар өметем сездә генә! Флера апаның күзләре начар күрә икән. Берсенә, Йошкар-Олага барып, операция ясатып кайткан булган. Әмма тернәк­ләнүгә бик күп акча түккән. Ай саен күз өчен генә дә 2 мең сумлык дару ала. Сул аягына да баса алмый. Урынга аумас өчен, аңа укол кадатып торам, ди. Анысының да бәясе кыйммәт – 20 көнгә исәп­ләнгән бер укол 5400 сум тора. – Икенче күземә операция ясатырга акчам җитми. Казан табибларына да күренгән идем. Бушлай ясатыр өчен, бик озак көтәсе. Әгәр 100 мең сум алып килсәң, иртәгә үк ясыйлар. Тик миндә андый акча юк. Бер пенсия акчасын кая гына җиткерәсе инде аны, – ди ул. – Әгәр чират көтеп торсам, күзем сукыраерга мөм­кин. Шуңа күрә мәрхәмәтле ке­шеләр булышмасмы дип, сезгә мөрәҗәгать иттем. Узган ел бер күземә операция ясату 50 мең сумга төшкән иде. Быел балаларым 20 мең бирде инде. Тагын 15-20 мең сум җыеп булмасмы? Калганын бурычка да алып торыр идем. Күршеләрем ташламый мине. Зинһар өчен, булышсагыз иде. Флера апа Фәтхуллинага яр­дәм итәргә теләүчеләр 222-09-67 телефоны аша редакциягә шалтырата ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев