Шəhри Чаллы

Кайчан җылатачак? Синоптиклар фаразы

Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.

Татарстанда 30 майга кадәр һава температурасы нормадан 5 градуска түбән булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр.

Синоптиклар шулай ук 22 майда һава шартларының бозылуы турында кисәтте. Татарстан Республикасы территориясендә бүген төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.

Көндез термометр баганасы +12 градуска кадәр күтәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: