Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайманов исемендәге кадет мәктәбендә шахмат клубы ачылды

Бүген "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Төбәк бүлегенең партия проекты кысаларында Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттаховның финанс ярдәме белән Н. Кайманов исемендәге кадет мәктәбендә «Каймановец» шахмат клубы ачылды.

Чара чын бәйрәмгә әверелде. Укучылар һәм кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләнгән иде, кадет мәктәбенең иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Шахмат зонасы барлык укучыларны да үзенә җәлеп итә торган урын булачак. Шахмат уйнарга яратучылар өчен монда барлык шартлар да тәэмин ителгән: идән шахматлары, шахмат такталары белән уңайлы өстәлләр, дивар шахматлары өчен магнит тактасы, стенд укыту материаллары белән җиһазландырылган.

Бу - быел 14 нче "Гренада" округында ачылган дүртенче шахмат зонасы. Шундый ук шахмат зоналары 18 нче һәм 35 нче мәктәпләрдә, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта ачылды.
Әлеге проект шахмат хәрәкәтен үстерү аша сәламәт һәм интеллектуаль актив буын тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп спорт шахмат