Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда 29 яшьлек хатын бер ир-атны кыйнап үтергән

Яңа танышын аяклары белән типкәләп үтергән Казан кызын җиде елга колониягә хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте

«Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның ноябрь азагында 29 яшьлек Юлия Колпакова Гагарин урамындагы кафеларның берсендә егете белән ял иткән. Анда алар ике ир-ат белән танышкан. Аларның берсе компаниягә эчәргә тәкъдим иткән. Аннан соң кәеф ачуны үз өендә дәвам итәргә чакырган», - дип сөйләде Шептицкий.  
Күпмедер вакыттан соң, фатирда 33 яшьлек хуҗа ир-ат һәм кыз гына калган, дип яза Татар-информ. Алар арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә, кыз ирне идәнгә егып, башына, күкрәк читлегенә һәм муенына күп тапкыр аягы белән тибә.  
«Кызның дус егете фатирга әйләнеп керә. Ир-атны кыйнап яткан кызны сөйрәп ала һәм алар бергә җинаять урыныннан качып китәләр. Урамга чыккач кыз итегеннән кан эзләрен кар белән чистарта. Фатир хуҗасы алган җәрәхәтләрдән шунда җан бирә», – дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.  
«Саксызлык аркасында сәламәтлеккә җитди зыян салып кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча, Колпакова гомуми режимлы колониягә җиде елга хөкем ителгән. 

 

http://matbugat.ru/news/?id=25037

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев