Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казанда Республика Яңа ел чыршысына 36 млн сум акча биреләчәк

Кунакларны медицина битлекләре белән тәэмин итәчәкләр, ә бинада антисептиклы диспенсерлар урнаштырылачак

Традицион республика Яңа ел чыршысы өчен Татарстан бюджетыннан 36 млн. сум биреләчәк. Бәйрәм кунакларына бер тапкыр кулланыла торган битлекләр дә өләшәчәкләр. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында барлыкка килде.

Бәйрәмне 25 декабрьдә сәгать уникедән 19.30га кадәр үткәрергә планлаштыралар. Кунакларны медицина битлекләре белән тәэмин итәчәкләр, ә бинада антисептиклы диспенсерлар урнаштырылачак.

Сәхнәгә популяр артистлар чыгарга тиеш, диелә конкурс документларында.

Узган ел республика Яңа ел чыршысы бәйәрәмендә бөтен Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев