Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кечкенәдән һөнәргә өйрәтәләр

Казанда “КидСпейс” ачылгач, шәһәрдәшләребез Чаллыда да булсын иде, дип теләгән иде.

Аларның хыялы тормышка ашаты. 2015 елдан бирле “КидСпейс” үзәге эшли. Шул вакыт эчендә биредә 45 меңнән артык бала булды. Шулай ук уен шәһәрендә Инклюзив мохит булдырылган, анда мөмкинлекләре чикле балалар үзләрен уңайлы хис итәләр.
Чаллыда балалар өчен SoftSkills концепциясе буенча һөнәри юнәлеш бирү программасы гамәлгә керә. Аның буенча ораторлык осталыгы, лидерлык сыйфатлары, стандарт булмаган хәлләрдә гадәти булмаган карарлар кабул итә белүне үз эченә алган "сыгылмалы" күнекмәләрне үстерергә була. Бу социаль күнекмәләрне “КидСпейс” балалар шәһәрендә формалаштырырга мөмкин. “Әлеге проект үзенең эчтәлеге, сыйфаты һәм 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балаларга файдалы булуы белән уникаль. Аның төп максаты - балалар өчен файдалы ял оештыру.
Бүгенге көндә Чаллыда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен “КидСпейс” һөнәрләр шәһәре булып тора. Март аеннан безнең позициягә ихтыяҗ тагын да тирәнәйде, чөнки хәзер профессиональ күнекмәләрне үстерүгә генә түгел, ә SoftSkills күнекмәләрен кертүгә дә басым ясыйбыз. Хәзерге вакытта күп һөнәрләрне компьютерлар, роботлар алыштыра. Киләчәктә командада аралаша белү, дуслыкка, хыялларга ихтыяҗ булачак. Бу, һичшиксез, баланың киләчәк тормышында уңышка ирешүдә нигез булып тора”, – диде журналистлар белән очрашуда балалар шәһәренең хезмәткәре Ксения Слободчикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев