Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Барчагызны да барлык айлардан өстен булган изге Рамазан ае башлану белән чын күңелемнән котлыйм!

Шушы изге айны каршылый алганбыз икән, димәк, бу Аллаһ Сөбхәнә үә Тәгаләнең безгә булган зур бүләге.

Раббыбыз меңләгән кичләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Шуның өчен без бу айны зарыгып көтәбез, ураза тотып, тәүбә итеп, догалар кылып, мөмкин кадәр күбрәк әҗер-савап җыеп калырга тырышабыз.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйтте: «Җәннәтнең Әр-Райян дигән капкасы бар. Бу капкадан Кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керә алачак. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак». Һәрбарчабызга да Аллаһы Тәгалә шушы капкалардан керергә насыйп итсен.

Рамазан аенда һәркайсыбызга ихластан гыйбадәтләр, изге эш-гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәтенә, әлеге дөнья һәм ахирәт бәхетенә, бәрәкәтенә ирешергә насыйп булсын. Раббыбыз һәр көнебезгә, илебезгә, җаннарыбызга, тәннәребезгә тынычлык, саулык һәм иминлек бирсен! Изге ай бәрәкәтле булсын!

Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау