Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кондукторлар җәзага тарттырылачак

Салкыннарда 16 яшькә кадәр балаларны җәмәгать транспортыннан куып төшерү тыела.

"Бердәм Русия" депутатлары салкыннарда 16 яшькә кадәр балаларны җәмәгать транспортыннан куып төшергән өчен кондукторларга штраф салуны тәкъдим итте.
Партия әгъзасы һәм "Хәвефсез юллар" проекты координаторы Зариф Байгускаров белдерүенчә, билетсыз балаларны транспорттан төшерү очраклары илнең төрле төбәкләрендә күп тапкырлар күзәтелде. Бу хәл балалар сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куя.
– Безнең республикада балигъ булмаган билетсыз пассажирларны транспорттан куып төшерү очраклары теркәлмәгән. Аларны булдырмау өчен эш алып барыла, - дип ассызыклаган ул совет утырышында.
Дәүләт думасының Транспорт һәм төзелеш буенча комитеты рәисе Владимир Афонский Транспорт министрлыгында 4 мартта 16 яшькә кадәр балаларны автобуслардан төшерүне тыючы закон кабул ителүен белдерде.
Иҗтимагый совет рәисе Александр Жуков әйтүенчә, мондый норматив актлар илнең 12 төбәгендә кабул ителгән.
Зариф Байгускаров мондый федераль регламентның Башкортстанда да булдырылырга тиешлеген, ведомстволарга хатлар җибәрелүен белдерде.

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/20132-konduktorlar-zaga-tarttyrylachak.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев