Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирусның яңа куркыныч мутациясе барлыкка килгән

Галимнәре чаң суга: илдә коронавирусның яңа мутацияләнгән төре тарала башлаган.

Коронавирусның яңа куркыныч мутациясе барлыкка килгән. Элекке төре хроник авырулары булган кешеләр һәм өлкән яшьтәгеләр өчен хәвефле диелсә, монысы вирус белән очрашканчыга кадәр бар яклап та сау-сәламәт яшьләрне дә аяктан ега, ди белгечләр.

Көньяк Африка галимнәре чаң суга: бу илдә коронавирусның яңа мутацияләнгән төре тарала башлаган.
Илнең сәламәтлек саклау министры Звели Мхизе сүзләре буенча, COVID-ның әлеге мутациясен 501.V2. дип теркәгәннәр. Бу хакта РБК телеканалы хәбәр итә. 
Көньяк Африка галимнәре илдәге пандемиянең икенче дулкынын ковидның нәкъ менә әлеге төре күтәргән, ди. Мутант, элеккесенә караганда, күпкә куркынычрак һәм тизрәк тарала. Дәваханәләргә яшьләр бик авыр хәлдә күпләп эләгә. Вирусның бу яңа штаммы ике ай элек барлыкка килгән, дип фаразлый галимнәр. Бу хакта "Кызыл Таң" яза. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев