Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Короновирустан вакцина ясау пандемиядән чыгуның төп юлы.

Бу хакта Владимир Путин мабугат конференциясендә әйтте

Татарстанда кешеләрне массакүләм вакциналаштыру стартына актив әзерлек бара инде. ТР да беренче булып «Спутник V» коронавирусыннан вакцинаны медицина хезмәткәрләре алды. Вакцинацияне сырхауханәләрдәге мобиль бригадалар ярдәмендә эш урыны буенча оештырдылар.

 «Ел башыннан күпләп вакцинация ясау мөмкин булачак.  Бу мәсьәләләр барысы да эшләнә, һәм тиешле документларны имзалагач, вакцинация башланачак», — дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә препаратлар поликлиникадан соңгы сынау уза.

 Узган матбугат конференциясендә Владимир Путин халыкны  күпләп вакцинацияләү пандемиядән чыгу өчен төп юлларның берсе булып тора, дип ассызыклады.

«Мин моны эшләргә кирәк дип саныйм. Безнең вирусологлар гына түгел, аларның хезмәттәшләре дә шул ук хәлне сөйли. Пандемия белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итүнең бик аз юлларының берсе-бу массакүләм вакцинация», - дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

 Татарстанлыларны күпләп вакцинацияләү киләсе елда башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев