Ковидлы пациентлар белән эшләүче табибларга өстәмә түләүләрне бер елга озайттылар
Ашыгыч ярдәм табиблары бер смена өчен 2 мең 430 сум акча алачак
Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыручыларга ярдәм иткән эшчеләргә социаль түләүләр 2021 ел ахырына кадәр озайтылды. Ил Хөкүмәтенең әлеге карарын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
«Коронавирус инфекциясе диагнозы расланган пациентлар белән контактта булган медицина һәм башка төр хезмәткәрләргә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү максатыннан, 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 31 декабренә кадәр норматив смена өчен махсус социаль акча түләргә», — диелгән документта.
Аерым алганда, күчмә ашыгыч медицина ярдәме бригадалары табиблары бер норматив смена өчен 2 мең 430 сум, ашыгыч ярдәмнең урта персоналы — 1215, кече медперсонал — 950, ә фельдшерлар — 600 сум акча алачак.
Стационарда ковидлы пациентларга ярдәм күрсәткән табибларга бер смена өчен 3 мең 880 сум, урта медперсоналга — 2 мең 430 сум, ә кече персоналга 1215 сум акча түләнәчәк.
Моннан тыш, пациентларга амбулатор шартларда ярдәм иткән табибларга, патологоанатомнарга, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләренә, һава суднолары экипажы әгъзаларына һәм коронавируслы пациентлар белән контактта булган башка хезмәткәрләргә махсус түләүләр билгеләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 09:47Күрмәүчеләр өчен «Ярдәм» фондының тернәкләндерү үзәгендә курслар башланды Тернәкләнү үтүчеләргә Брайль системасы өйрәтеләчәк1200
-
27 гыйнвар 2021 - 08:54«Коръән көне» бәйгесендә Бөгелмәдә катнашкан иң кечкенә балага өч яшь булган Конкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярышты1600
-
27 гыйнвар 2021 - 08:2713 градуска кадәр Татарстанда салкынайтачак Көндез һава температурасы -1дән -6 градуска кадәр булачак1600
-
27 гыйнвар 2021 - 08:14Россиядә Декабрь аенда җитештерелгән көнбагыш маена бәяләр артты Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш2000
-
26 гыйнвар 2021 - 21:43Кыяр суын ни өчен түкмәскә кирәк? Тозлы кыяр суыннан бик тәмле ризыклар әзерләп булганын белә идегезме?5300
-
26 гыйнвар 2021 - 19:35Бәяләрне авызлыклап булачакмы? Дәүләт органнары азык-төлек хакларын тикшерә4000
-
26 гыйнвар 2021 - 18:16Бик ачу килгәндә дә каргамагыз! Телнең егерме ике гөнаһы бар, диләр. Шуларның берсе – каргыш, ләгънәт4000
-
26 гыйнвар 2021 - 17:49Миләш җыяр чак җитте! "Утлы" тәлгәшләрнең "бүрек"ләрен салдырып юарга да, ашап, пешереп, киптереп сихәт җыярга3800
-
26 гыйнвар 2021 - 15:41Александр Игнатенко Танылган ислам галиме вафат Соңгы айда Игнатенко коронавирустан терелгәннән соң хастаханәдә дәваланган4600
-
26 гыйнвар 2021 - 15:35Олег Матыцин Казанга 2022 елгы Бөтендөнья кышкы олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашу өчен килде Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Матыцин Татарстанда спорт үсеше турында фикер алышты4700
-
26 гыйнвар 2021 - 15:06Эльмир Низамов «Тәртип» радиосына яңа гимнның көен язган Гимнны иҗат иткәндә, скрипка, фортепиано, саксофон һәм башка уен коралларын кулланганнар4600
-
26 гыйнвар 2021 - 13:30Мәскәүдә 89нчы яшендә татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат Аны соңгы юлга 27 гыйнвар озатачаклар5200
-
13 гыйнвар 2018 - 12:3511 бистәдә янгын
-
29 ноябрь 2017 - 06:59Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
-
26 гыйнвар 2021 - 14:46Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулаТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.5200
Газета выходит два раза в неделю, по средам и пятницам. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Шəhри Чаллы"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Султанов Ильшат Флунович
Адрес редакции: РТ, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, 9
Телефон редакции: 57-01-19
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика