Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Кыш бабай, мин армиядә чакта сөйгәнемне карап тор!"

Кыш бабайдан тагын нәрсәләр сорыйлар, дисезме?

Борынгы урыс шәһәре үзәгендәге кечкенә агач йорт Бөек Устюг - Кыш бабай почтасының шәхси бүлеге ул. Бирегә бөтен Русиядән иң изге теләкләр белән хатлар оча.

- Хатлар безгә ел буе килә, - ди Кыш бабайның почта бүлеге мөдире Наталья Рева. - Җәй иң азы - 70-80 данә. Яңа елга якынрак агым үсә. Ноябрьдә генә 22 981 хат килде! Ә 2020 ел башыннан без 76 232 конверт алдык. Һәм алар тагын да күбрәк булачак. Елына 250 мең хат алабыз һәм эшкәртәбез. Бер ишеләре балаларның күңелле рәсемнәре белән бизәлгән, икенчеләре өлкәннәрнең ачы күз яшьләре белән тулган, - ди ул.

Халыктан нинди генә хатлар килми! Өлкәннәр пенсиянең аз булуына, ялгызлыкка зарлана. Балалар - уенчыклар сорый. Күптән түгел әнисе белән генә яшәгән бала бер йөк утын сораган. Өйләренең суык булуына зарланган ул. Балалар йортында яшәүче сабыйга әнисе белән ешрак сөйләшер өчен телефон җибәрелгән. Бер әби аларның өлкәләрендә йомшак пима табалмый интегә икән. "Лексус" автомобиле, җитәкче урынын сораучылар да бар икән. Хәтта армиядә хезмәт итүчеләр дә Кыш бабайга еш хат яза икән. Берәүләр үзләре булмаганда әниләренә ярдәм сораса, икенчеләре Кыш бабайга аларның сөйгәннәрен карап торуны үтенә. Чыннан да, ничә яшьтә булсак та, күңел могҗизага һаман ышана...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев