Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды

Алабугада вахта автобусы һәм 14 яшьлек мотоциклчы катнашындагы юл һәлакәте видеокүзәтү камерасына эләккән. Роликтан күренгәнчә, автобус та, мотоцикл да югары тизлектә хәрәкәт иткән. Яшь мотоциклчы автобусның уң ягына килеп бәрелгән һәм җиргә барып төшкән.

Алабугада мотоцикл һәм автобус катнашында авария булуы, 14 яшьлек мотоциклчының гомере өзелүе хакында хәбәр иткән идек.

Прокуратура һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Хәзерге вакытта «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу», шулай ук «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев