Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Муллагалиева: "Дүртенчегә барырга куркып тормагыз. Дүртенчесе бик тиз туа икән"

Кичә дүртенче бәбиен алып кайткан җырчы Лилия Мулагалиева, хәл алганнан соң, үзенең беренче хис-кичерешләре белән "Онытылмаслык бәхетле мизгелләр!" дип уртаклаша

"Күзгә йокы керми. Уйланып, шатланып, ниндидер халәттә барысын да күз алдыннан кичереп ятыш, - ди җырчы. - Авырлы булып, ах-пух килеп, 9 ай йөрүе үзе бер күңелле, рәхәт чор! Ә инде бәбиеңне кулга алып, сөеп, иснәп, күзенә караган минутлар иң кадерлесе.  
  Мин дә бүген кечкенәбезне 2 сәг күкрәгемә кысып, кечкенә кулларыннан үбеп, яратып, назлап, бары тик әни белән бала арасындагы тирән мәңгелек якынлыкны тоеп яттым... 16 ел элек беренчебез Данилны тудырган, 10 ел элек кызыбыз Ильвинаны, 3 ел элек кенә җимешебез Ильясны тудырган минутлар искә төште. Бер карасаң, онытылган да кебек, ә бер карасаң, бар да кичәге кебек күз алдында... 
  Бала шатлыгын күреп куанып яшәргә язсын! Шуны да әйтим, дүртенчегә барырга куркып тормагыз! Дүртенчесе бик тиз туа икән!" дип сөенече белән уртаклаша Лилия Муллагалиева. 

 

http://matbugat.ru/news/?id=24706

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев