Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ләйсән Утяшева аерылышу сәбәбен сөйләде

Нәфис гимнастика буенча дөнья чемпионкасы, хәзерге вакытта барыбызга да телевидениедә алып баручы буларак мәгълүм булган Ләйсән Утяшева үзенең мәрхүм әнисен сагынып искә ала.

Аның әйтүенчә, әнисе Ләйсәннең әтисе белән аерылышуны бик авыр кичергән һәм бу вакыйга аның йөрәгендә мәңгелек яра булып калган:
«Әти белән аерылышуны әни бик авыр кабул итте. Аерылышканнан соң да 6 ел буена әтигә тугры булып калды. Башка ир-атлар белән очрашса да, «Ләйсән, мин булдыра алмыйм. Ярын югалткан ялгыз аккоштыр мин», - дип әйтә торган иде.
Без үзебез әтидән качтык. Курыктык. Гаиләгә алкоголь килеп керде икән, ул инде гаилә түгел. Әни аны дәвалап та, гаиләгә кире кайтарып та карады. Ләкин бик авыр иде...»
Шулай ук Ләйсән әтисенең икенче гаиләдән улы барлыгын яшерүен һаман да кичерә алмый икән, дип яза Сәхнә.

 

http://tuylar.ru/leysen-utyasheva-aerylyshu-sebeben-soylede-3571

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев