Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягында кулына пычак тоткан агрессив ир-ат йөри

Шәһәрдәшләр ярдәм сорый.

Социаль челтәрләрдә Мәләкәс аръягында яшәүчеләр шәһәр хакимиятеннән ярдәм сорый. Алар Гостева урамындагы йортларның берсендә торучы ир-аттан зарлана. Күршеләре әйтүенчә, ир-ат кулына пычак тотып йөри, агрессив. Пицца алып килгән курьерга пычак белән янаган. Бу очрактан соң шәһәрдәшләр хокук сакчыларын чакырткан. Әмма ир-атны кулга ала алмаганнар. Ул фатирына кереп бикләнгән.

Агрессив ир-атның балалар мәйданчыгында балаларга начар сүзләр белән кычкырып, үтерергә янавы турында да сөйли шәһәрдәшләр. Аянычлы хәл чыкканчы тиешле чаралар күрергә сорый. 

Әлеге проблема буенча без Эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Җавап көтәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев