Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү проспектының дәвамын кайчан ясап бетерәчәкләр?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев ачылу вакытын әйтте.

Мәскәү проспектын озынайтып ясау шәһәр өчен зур әһәмияткә ия. Аеруча “Притяжение” микрорайоны өчен. Бүгенге көндә биредә күпләп йортлар төзелә. Узган ел 220 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Быел да зур мәктәп салынып килә. Ул 1501 балага каралган. 1 сентябрьдә ул беренче укучыларын кабул итәчәк. Шуңа күрә Мәскәү проспекты төзелешен тизләтергә сорады Наил Мәһдиев. Юллар төзүче “РБР” компаниясе генераль директоры Таһир Сөнгатуллин объект августка әзер булачагын белдерде. 

Наил Мәһдиев аеруча җәяүлеләр юлын, мәктәп янындагы машина кую урыннарына игътибар итәргә кушты. “Алар иркен булырга тиеш”, - ди ул. Шулай ук күбрәк яктырткычлар урнаштырырга сорады. Транспорт мәсьәләсенә дә тукталды. Юлларны ачу белән “Притяжение” микрорайонына автобуслар җибәреләчәк. (Чаллы җәйгә зур автобуслар сатып алырга планлаштыра. Тулырак монда)

“5-10 минут эчендә бер кыенлыксыз шәһәрдәшләр Мәскәү проспекты буйлап шәһәр уртасына эләгә алачак. “Притяжение” микрорайоны мәктәбе укучыларына, әти-әниләренә, гомумән биредә яшәүчеләргә уңайлы булачак,  - диде мэр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак юллар төзелеше