Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Металл эшкәртү үзәге эшли башлады

Шушы көннәрдә “Кама-Трейд Татарстан” компаниясе Чаллыда Brandstell сервис металл эшкәртү үзәген эшләтеп җибәрде. Проект Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Компания - “Чаллы” алгарышлы социаль-икътисадый үсеш террриториясе резиденты. Әлеге предприятиене ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин да катнашты.
“Чаллы – Россиянең машина төзелеше башкаласы. Биредә кирәкле проектлар ясаучы талантлы кешеләр эшли, бүгенге чара – моның ачык мисалы. Бу үзәк Татарстан һәм Россия өчен генә түгел, Европа өчен дә уникаль. Мин компаниягә уңышлар һәм аның алга таба да чәчәк атуын телим!” – диде ул.
Сервис металл үзәге калынлыгы 3тән 25 миллиметрга кадәр булган кайнар металл эшкәртәчәк. Махсус компонентларны чистарту технологиясендә куллану продукциянең өслеген ярты ел дәвамында коррозиядән сакларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, югары технологияле җиһазлар әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүне булдырмый калырга ярдәм итә. Металлның әзер өслеген эшләп бетерергә кирәкми, аны шунда ук производствога кертергә була.
“Без 2018 елның сентябрендә “Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш террриториясе резиденты статусына ирештек. Бу безнең финанс моделен шактый нык җиңеләйтте. Татарстан Республикасы Гарантия фонды, шәһәр хакимияте безгә ярдәм күрсәтте. Әлеге проектны Республика президенты да хуплады,” – диде предприятиенең генераль директоры Андрей Бредихин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев