Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов: Тикшеренүләр Чаллы халкының 51% медицина хезмәтеннән канәгатьсезлеген күрсәтә

Чаллыда шәһәр мохитен формалаштыру, мәгариф һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре шәһәр хакимияте тарафыннан җитди игътибар таләп итә.

Бу хакта ТатарстанПрезиденты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр Советы сессиясендә хәбәр итте.
Республика җитәкчесе үз чыгышында Чаллыда уңайлы шәһәр мохите үсешеннән һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдән канәгать булмавын белдерде. «Шәһәр мохите темасы республикада җитди рәвештә алга бара һәм федераль грантлар бар. Бездә объектлар буенча карарлар тәкъдим итә алырлык проектлар, төркемнәр формалаштырылган. Безнең объектларның гражданнар ихтыяҗларына туры килүе бу бик җитди бурыч. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, сезнең объектлар буенча үзләштерелмәгән акчалар бар.
Шәһәр файдасына башкарылган барлык эшләр дә, һәр сквер, һәр парк — кешеләрнең кәефе ул. Мин бу проектларны нәтиҗәле гамәлгә ашыруны сорар идем», — диде Рөстәм Миңнеханов. Шәһәр советы утырышы барышында Татарстан Президенты Чаллыда мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә җитди игътибар кирәклеген җиткерде. Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2018 елда шәһәрдә 187 бала гаиләдә уку формасына күчкән һәм балалар сыйфатлы белем алачак дигән гарантия юк.
«Бүген, тикшеренүләр буенча, Чаллыда яшәүчеләрнең 51 проценты медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты белән канәгать түгел. Без зур акчалар сарыф ителгән матур поликлиникалар ача, яхшы медицина үзәкләре күрсәтә алабыз. Әмма кешеләрнең 51 проценты медицина хезмәте сыйфатыннан канәгать булуын кем тәэмин итәчәк? Бу сезнең эшегез, хезмәттәшләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты үз чыгышында хәбәр иткәнчә, 2018 елда Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан төзелгән тормыш сыйфаты рейтингы буенча, илнең халык саны 250 меңнән артык кеше булган78 шәһәре арасында Чаллы 23 нче урында тора.
Әлеге рейтингның аерым күрсәткечләре буенча шәһәр хакимиятенең эшен бәяләү — 12 нче урында, торак – коммуналь хуҗалык һәм торак төзелеше күләме -17 нче урында, юл хуҗалыгы торышы – 18 нче урында, медицина сыйфаты -23 нче урында, халыкның яшәү өчен уңайлы булуын, керемнәре, миграция кәефе буенча – 30 нчы урында, мәдәният һәм мәгариф үсеше буенча 59 нчы урында. «Киләчәктә шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен бөтен көчне тупларга кирәк», — диде Миңнеханов.

 
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/25/181571/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев