Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минималь хезмәт хакы алучы россиялеләрне НДФЛдан азат итәргә телиләр

Түбән хезмәт хакы алучы россиялеләрне физик затлар кеременә салынган салым (НДФЛ) түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссиягә сылтама белән хәбәр итә.

Хезмәт кодексы буенча эш бирүче хезмәткәргә минималь хезмәт хакы күләменнән азрак түли алмый. Ул яшәү минимумына тигез һәм уртача 11,3 мең сум тәшкил итә. Шул ук вакытта НДФЛ түләгәннән соң, хезмәткәр бары 9,8 мең сум гына ала. Бу очракта аның кереме яшәү минимумыннан азрак була.

  • Росстат мәгълүматларына караганда, хәзер 11 миллион кеше 13,8 мең сум күләмендә хезмәт хакы ала.

Экспертлар Минималь хезмәт хакы алучы россиялеләрне НДФЛдан азат итү тәкъдимен гадел дип атый, әмма «конвертларда» хезмәт хакы алучылар саны артырга мөмкин дип кисәтә.

Әлегә Финанс министрлыгында һәм Хезмәт министрлыгында рәсми рәвештә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссиянең гаризасын шәрехләмәделәр.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184527/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев