Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минималь хезмәт хакының күләме арта

Хезмәт хакы 2021 елның 1 гыйнварыннан яңадан каралачак.

2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә, куллану кәрзинен яңадан карауга бәйле рәвештә, минималь хезмәт хакының күләме арттырылачак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең Х гомумроссия съездында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.«2021 елның 1 гыйнварыннан куллану кәрзине яңадан каралачак. Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткә түләүнең минималь күләме дә арттырылачак. Һәм минималь хезмәт хакы стандартлары алга таба да арту ягына таба барачак. Әлеге нигездә без бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларындагы үзгәрешләргә караячакбыз», - диде ул.
Топилин искәрткәнчә, Хөкүмәт бу юнәлештә РФ субъектларын «катгый контрольдә тотуын» дәвам итә.

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/minimal-khezmt-khakyny-klme-arta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев