Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Министр Татарстанда планлы медицина ярдәменнән вакытлыча баш тартуның сәбәпләрен аңлатты

Бу хәлгә ТР сәламәтлек саклау министры ачыклык кертте.

Татарстанда планлы медицина ярдәме күрсәтүне туктатып тору сәбәпләре турында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

- Республикада эпидемиологик вәзгыятьнең начарлануына бәйле рәвештә һөнәри тикшерүләрне, тирәнтен тикшерүләрне туктатып тору, балалар өчен - профилактик планлы медицина тикшерүләрен туктату турында карар кабул ителде. Ә планлы амбулатор ярдәм гадәти режимда күрсәтеләчәк, - дип ачыклык кертте Садыйков.
Ведомство башлыгы аңлатканча, пандемия аркасында хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә кадрлар кытлыгы барлыкка килгән. Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренең чирек өлеше (23%) карантинда яисә авырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар