Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп укучыларының физик әзерлеген тикшерәчәкләр

Тикшеренүдә алтынчы һәм унынчы сыйныф укучылары катнашачак.

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте экспертлары Милли тикшеренү барышында физкультура буенча укучыларның физик әзерлекләрен тикшерәчәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
12 апрельгә кадәр анда 31 төбәктә алтынчы һәм унынчы сыйныфларның 20 меңнән артык укучысы катнашачак. Мондый тикшеренү безнең илдә беренче тапкыр үткәрелә.
«Без укучыларның БДИ, ТДИ тапшыра торган фәннәр буенча әзерлек дәрәҗәсен беләбез. Ә дәүләт йомгаклау аттестациясе булмаган предметлар - алар ничек укытыла? Программада проблемалар бармы? Укыту методикасын ничек камилләштерергә була? Тикшеренү ярдәмендә без моны ачыкларга телибез», - дип аңлатты Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов.
Тикшеренү табиб күзәтүендә мәктәп спорт залларында узачак. Әгәр бөтен сыйныф начар эшләсә, балаларны да, укытучыларга да шелтә белдермәячәкләр. Әлеге мәгълүматлар деперсонификацияләнәчәк һәм тенденцияне гомуми анализлау өчен файдаланылачак. Тикшеренү нәтиҗәләре май аенда билгеле булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев