Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәптә укучыларга 8 800 сумлык сертификат бирә башлыйлар

Башкортстанда мәктәптә укучыларга 8 800 сумлык сертификат бирә башлыйлар. Һәр бала дәүләт бүлеп биргән акча исәбенә мәктәптән тыш өстәмә укый алачак.

Уфада узган укытучылар педсоветында Башкортстанның мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин әлеге яңалык турында хәбәр иткән.   Балалар төрле дәресләрне сайлый ала, өстәмә белем бирү навигаторы каталогында күрсәтелгән барлык түгәрәкләр һәм секцияләр дә финанслау программасында катнаша, дигән ул. Башкортстанда өстәмә белем бирә торган 207 оешма эшли. Аларга 5-18 яшьлек балаларның 78,5 проценты йөри.

Фото: пиксабай 

http://matbugat.ru/news/?id=26306

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X