Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәптән "сары йорт"ка алып китә язганнар...

Мәскәү мәктәпләренең берсендә укучы 15 яшьлек үсмерне белем учагыннан "сары йорт"ка алып китә язганнар.

Психик дәваханә санитарлары мәктәп бинасында ук үсмер малайны, кулларын каерып, тотып алган. "Бу ни хәл?" дип аптыраучыларга, үсмергә карата аноним шикаять килде, дип җавап биргәннәр.
Бахыр укучының әнисе мәктәпкә килеп җиткәнче санитарлар аны җибәрмәгән. Әни кеше баласының бернинди дә исәптә тормавын, психик тайпылышлары беркайчан да булмавын көч-хәл белән аңлаткан тегеләргә.
Үсмер белән әнисе, якындагы дәваханәгә барып, санитарлардан тукмалу эзләрен күрсәтеп, белешмә алган. "Миңа карата шундый начарлык эшләүчеләр минем белән низаглашкан сыйныфташларым гына булырга мөмкин", - дип аңлаткан ямьсез хәлгә тарыган үсмер.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/m-kt-pt-n-sary-yort-ka-alyp-kit-yazgannar-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев