Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәстә үтерү буенча яңа хәбәр: массаж ясаучы ханым арендага алган фатирда яшәгән

Тукай районының Мәләкәс авылында үтерү турындагы коточкыч вакыйга бөтен Татарстанны тетрәндерде. Массаж ясаучы ханым турында исә тулырак мәгълүмат барлыкка килде.

Интим-индустрия хезмәтендә эшләүче хатын-кызга 47 яшь. 25 яшьлек Тимур Прохоров, беренчел мәгълүматлар буенча, массажга хатыны һәм аның сеңлесен үтергәннән соң килгән. Янәсе, хезмәт өчен түләүдән баш тарткан, кыйнаган һәм көчләгән.
Зыян күрүче хатын-кыз клиентларны 12/34а йортында кабул итә торган булган. Биредә аның гаризасы буенча тентүләр уза. 

Әлеге йорт Чулман проспектында урнашкан. Монда балалы гаиләләр күп. Торак хуҗалары һәм ТОС вәкилләре йорт турында уңай фикердә. Әмма арендага алынган фатирда "массаж салоны" барлыгы турында күпләр белә торган булган. Кешеләр анда килеп йөргән ир-ат клиентларны еш күргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига