Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наркотикларга бәйле кешеләрнең автомобиль йөртү хокукы булмаячак

Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, чит илдә дә шундый ук практика кулланыла.

Эчке эшләр министрлыгында наркотикларга бәйле кешеләрне автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта Федерация Советы киңәшмәсендә ведомство башлыгы урынбасары Игорь Зубов хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.
Игорь Зубов әйтүенчә, чит илдә дә шундый ук практика кулланыла.
«Күп кенә дәүләтләрдә наркомания белән авыручы затлар транспорт чаралары белән идарә итү хокукларыннан мәхрүм ителә. Хәзер без бу мәгълүматны беренчел чыганаклардан алачакбыз. Һәм безнең коллегалар белән Россиядә бу тәҗрибәне куллану мөмкинлеге турында фикер алышачакбыз», - диде ул.
Министр урынбасары шулай ук Эчке эшләр министрлыгы 46 ил вәкиленнән наркотикларга бәйле кешеләр белән мәсьәлә ничек хәл ителүе турында мәгълүмат соратып алганлыгын әйтте. 
 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/26/183337/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев