Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наташа Королева суд юлында йөри

Җырчыдан тагын нәрсә таләп итәләр?

Мәскәү мэриясе җырчы Наташа Королеваны судка биргән. Бу хакта “Мэш” телеграм-каналы хәбәр итә.
Андагы мәгълүматлар буенча, берничә ел элек Наташа Королева Мосфильм урамындагы 70нче йортта матурлык салонын ачкан булган, ә бераздан башка кешеләргә арендага биргән. Шул ук вакытта, документлар нигезендә, бу — музыкаль театр.
Бу хакта Мәскәүнең шәһәр милке департаментына билгеле булган. Алар Королевага бинаны кире кайтару таләбе белән судка мөрәҗәгать итә.
Җырчы сүзләренчә, аның музыкага бәйле булмаган бизнесы COVID-19 пандемиясе аркасындагы кризис вакытында сүнгән. Шулай ук аның ире Сергей Глушко “Тарзан”ның бизнесы — спорт залы да коронавирус аркасында зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев