Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ни өчен халык яшәү өчен мөһим булган даруларсыз кала?

Бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә дарулар һәм медицина җиһазлары белән тиешенчә тәэмин ителмәү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рафаэль Яппаров белдерүенчә, льготникларны дару препаратлары белән тәэмин итү, җиһазлар сатып алу буенча дәүләт заказчысы бурычлары Матди-техник тәэминат идарәсенә йөкләтелгән.
Быел идарә тарафыннан 2769 сатып алу игълан ителгән, 4 миллиард 535 миллион сумга дәүләт контракты төзелгән. Икътисади үсеш министрлыгы аша игълан ителгән 417 аукционның 348е тәмамланган. Әлеге идарәгә юнәлтелгән бюджет ассигнованиеләренең күләме 6 миллиард 179 миллион сум тәшкил итә.
Төп проблемалар арасында Рафаэль Яппаров сатып алулар өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр юклыгын, йөкләнеш артык күп булу сәбәпле, кадрлар агымының югары булуын, идарә җитәкчелегенең еш алмашынуын атады.
— Без җир тетрәү турында түгел, ә үзебезгә бәйле булган анык күренешләр турында сөйлибез. Сез шулай эшләгәнсез һәм ахыр чиктә торглар үтмәгән, дару препаратлары сатып алынмаган. Сез эшләп бетермәгән эш, торглар үткәрелмәү — гади кешеләргә зыян китергән гадәттән тыш хәл. Сез чаң сугарга тиеш идегез, — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров әлеге учреждение җитәкчелегенә.
Ул җаваплы якларга Хөкүмәт алдында һәр ике ай саен отчет тотарга кушты

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/15535-ni-chen-halyk-gomer-chen-mim-bulgan-darularsyz-kala.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев