Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ничек бәхетле булырга?

Психологлар кешегә үзгәрергә һәм үзен бәхетле хис итә башларга ярдәм итә торган кагыйдәләр билгеләгән.

Белгечләр үзеңне бәхетле тояр өчен гадәттә ике шарт комачаулаганын ачыклаган: яратмаган эш һәм романтик мөнәсәбәтләрнең булмавы.
Бу очракта психологлар күңелне төшермәскә һәм үзеңне үстерү белән шөгыльләнергә киңәш итә. Үзеңне үстерү, кызыклы, ошаган шөгыльләр табу, планнарыңны тормышка ашыру гына үзеңнең кыйммәтеңне, кирәкле икәнеңне тоярга ярдәм итә, дип билгели алар.
Бәхетле булыр өчен күңелеңнән ачу хисен алып ташларга һәм үз-үзеңне кызганудан туктарга кирәклегенә дә басым ясый белгечләр. Яңа урынга күчү, яңа шөгыль моңа яхшы ярдәм итә.
Тирә-яктагыларның позитив мөнәсәбәттә булуы да мөһим. Үзегез шат күңелле булсагыз, сезгә дә позитив карашлы кешеләр тартылыр.
Икенче яртысын очратмаганнарга да күңелне төшермәскә киңәш итәләр, барысы да алда икәненә ышанырга кирәк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев