Шəhри Чаллы

Никах көненә Илдар Хәкимов Гүзәл Уразовага... кефир бүләк иткән

“Кадерлем, бүген нинди көн икәнен беләсеңме?” - бу әйтем бик күп мәзәктә очрый.

Чыннан да, күп кенә мәртәбәле даталарны без көнкүреш ыгы-зыгы белән онытып җибәрәбез. Бигрәк тә ир-егетләр. Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның кавышу көннәренең билгеләп үтте, никах узган көн, ягъни мәсәлән. Юк-юк, Илдар бу көнне онытмады. Тик бу көн Хәкимовлар гаиләсендә әллә ни зурлап узмады, чөнки гастрольләр иде.
“Илдар никах көне уңаеннан нәрсә бүләк итте?” дигән сорауга Гүзәл болай диде: “Вак бәлеш һәм кефир”. Һәм инстаграмдагы сторисында моның дәлилен дә күрсәтте. Бүләге дә бүләге... Әмма юмор хисе өчен “бишле”!))

 

http://saby-rt.ru/news/estrada/nikakh-knen-ildar-khkimov-gzl-urazovaga-kefir-blk-itkn

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: