Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нинди төшләрне кешегә сөйләргә ярамый?

Начар төш керсә, «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим», дип әйтеп, икенче якка борылып яту хәерле.

Дин әһелләре фикеренчә, төшләрнең өч төре була. Аларның беренчесе – Аллаһы Тәгаләдән, икенчесе – шайтаннан. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр күп очракта хәерле була. Алар нәрсә дә булса хәбәр итеп, йә булмаса, кисәтеп керә. Шайтан төшләре исә мәгънәсез була.  Кешенең күңелен төшерү, куркыту, адаштыру өчен керә.  Адәм баласы бер әйбер турында бик озак уйлап йөрсә, ул шулай ук төшкә керергә мөмкин. Мондый төшләр өченче төркемгә карый.

Яхшы төш керсә, аны сөйләргә ярый. Әмма бер шарт бар: сөйләгән кешең көнчел булырга тиеш түгел.

Начар төш керсә, «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим», дип әйтеп, икенче якка борылып яту хәерле. Андый төшне беркемгә дә сөйләргә ярамый. Начар төшләр кошның тәпиендә булыр, диелгән. Кеше аны башкаларга сөйләгәч, кош мәгълүматны җибәрер һәм ул чынга ашарга мөмкин, диләр. Гомумән, начар төшләр керсә, куркырга кирәкми. «Хәерлегә булсын!» – дип әйтергә кирәк. 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев