Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнисе короновирус белән авырый башлагач үзенә кул салган

32 яшьлек ир-ат әнисе чирли башлагач паникага бирелгән һәм үзенә кул салган

Әле кайчан гына халык коронавирус инфекциясенең барлыгына ышанып та бетми иде, бүген инде аның атамасыннан ук күпләр дер калтырап тора. Тик паникага бирелү беркайчан да яхшыга китермәве билгеле. Менә шушы көннәрдә 32 яшьлек ир-егет, әнисен ковид-госпитальгә озаткач, үз-үзенә кул салган.

Бу фаҗигале хәл Новосибирск янындагы Новолугово авыл Советы биләмәсендә теркәлгән.
Әнисе каты авырып киткәч, улы "Ашыгыч ярдәм" чакырткан. Табиблар әнисен ковид-госпитальгә алып киткәннәр.
Әнисенең тизрәк савыгып чыгуын телисе урынга, улы паникага бирелгән һәм шул ук көнне үз-үзен үтергән.
Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре мәрхүмнең, әнисен госпитальгә озаткач, спиртлы эчемлек куллануын ачыклаган.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев