Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нормаль тормыш 2023 елда гына...

Кайберәүләр шундый фикердә

Русия миллиардеры һәм бизнесмен Олег Дерипаска русиялеләрнең кризистан 2023 елдан иртәрәк чыга алачагына ышанмый. Бу хакта ул үзенең telegram-аккаунтында белдерде.
"2023 елның маеннан да иртәрәк нормаль тормышка кайта алачагыбызга шикләнәм", - дип язган бизнесмен. Ул, нормаль тормышка әйләнеп кайтканчы тагын күп этапларны узарга туры киләчәк, дип исәпли. Мәсәлән, актив халыкның 25 процентына прививка ясарга һәм гражданнарның иммун статусын чагылдыручы медицина паспорты ясарга кирәк булачак әле.
Илдә шулай ук онлайн-белем бирү һәм челтәр сервисларының сыйфатын арттырырга кирәк. Моннан тыш, Дерипаска версиясе буенча, Русиягә аерым төбәкләрдә тулы локдаун (карантин) һәм зарарланганнарны актив рәвештә эзләү бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев