Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өч илгә курыкмый очарга була

Аларда коронавирус буенча эпидемиологик хәлләр “Роспотребнадзор” тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләргә дә туры килә

Русия 16 ил – Төркия, Бөекбритания, Танзания, Швейцария, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мальдив утраулары, Мисыр, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Көньяк Корея, Сербия, Куба, Япония, Сейшель утраулары һәм Эфиопия белән авиаэлемтәне яңартты. Аларның бары тик өчесендә генә коронавирус буенча эпидемик хәлләр “Роспотребнадзор” тарафыннан билгеләнгән барлык критерийларга туры килә.
Ил белән авиаэлемтәне яңарту өчен соңгы ике атнада коронавирус белән инфекцияләнү күрсәткече 100 мең кешегә 40тан да артмаска тиеш. Шул ук вакытта авырулар санының уртача тәүлеклек күрсәткече 14 көн эчендә тигезләшергә, яки 1 проценттан кимрәк булырга тиеш.
Билгеле булганча, 13 декабрьгә "Роспотребнадзор" таләпләренә җавап бирүче эпидемиологик хәл бары тик хәзерге Сейшель утрауларында, Танзания һәм Эфиопиядә генә туры килә. Өч критерий буенча – Мисырда, Кыргызстанда, Кубада һәм Мальдивада, өч критерийның берсе – Бөекбританиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Корея Республикасында, Сербиядә, Япониядә.
Ведомство туристларга COVID-19ны профилактикалау, дезинфекция чараларыннан файдалану, шулай ук социаль дистанцияне үтәү турында онытмыйча, хәвефсез маршрутлар сайларга киңәш итә. Авыруның беренче симптомнары булганда, табиб чакыртырга һәм өйдә калырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев