Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Онлайн-кассаларга күчүнең өченче этабы тәмамлана

Бүгенге көндә Яр Чаллыда яңа тәртип буенча 8 меңнән артык онлайн-касса теркәлгән.

Әмма кайбер эшмәкәрләр (2018 елның 1 июленә кадәр яңа тәртипкә күчәргә тиеш булганнар) закон таләпләрен кире кактылар һәм контроль-касса техникасын кулланмыйча үз эшчәнлекләрен алып бардылар.

Әйтик, 2018 елда Яр Чаллы салым хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга акчалата исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарны үтәү буенча 149 тикшерү үткәрелде. 100% очракта хокук бозулар ачыкланды.

Тикшерү материаллары буенча салым түләүчеләр Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14.5 маддәсендәге 2нче бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылды. 

2019 елның 1 кварталында салым хезмәткәрләре тарафыннан шундый 13 тикшерү үткәрелде, аларның нәтиҗәләре буенча 100% очракта 2003 елның 22 маендагы 54нче номерлы Федераль законы таләпләрен бозу билгеләнде. Законны бозган эшмәкәрләр административ җаваплылыкка тартылды. 

Салым инспекциясе 22.05.2003 елның 54нче номерлы Федераль законы таләпләрен бозу очракларын булдырмау өчен онлайн касса теркәүне соңга кадәр кичектермәскә һәм контроль касса техникасын куллануның яңа тәртибенә үз вакытында күчүне сорый. 

 

 

http://nabchelny.ru/news/36327

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев