Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия күләме турында белешмәне өйдән чыкмыйча гына да алырга була

Моның өчен пенсионерның дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүе һәм расланган исәп язуы булуы җитә.

Пенсия төре, аның күләме (детализация белән) һәм билгеләнгән социаль түләүләр турында белешмәне дистанцион рәвештә алу өчен Россия Пенсия фонды сайтында яки Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында «Шәхси кабинет»ка керергә кирәк. Белешмә Пенсия фонды төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзаланачак.

Гражданнарның дәүләт хезмәтләре порталында раслаган исәп язуы булмаган очракта белешмә алу өчен күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

«Пенсия фонды аша башкарылучы  түләүләр (пенсияләр күләме, ЕДВ, карау буенча компенсация түләүләре) турында белешмәләр кирәк булган оешмалар  кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә ведомствоара электрон хезмәттәшлек каналлары буенча соратып ала», – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Гражданнарга халыкны социаль яклау органнарына, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә, медицина учреждениеләренә һәм башка оешмаларга тапшырырга кирәкле белешмәләр алу өчен Пенсия фондынының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 

Сорауларга җавапларны гражданнар белән хезмәттәшлекнең Бердәм контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин – 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы