Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсиягә чыгарга әзерләнүчеләргә Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк

Пенсия фонды идарәсе 2019-2020 елларда пенсия билгеләүгә дәгъва кылучы чаллылыларга (1964 елда туган хатын-кызлар һәм 1959 елда туган ир-атлар) пенсия билгеләү буенча вакытыннан алда эшләү өчен документлар тапшыру зарурлыгы турында хәбәр итә.

Әлеге категория гражданнарга 30 июньгә кадәр барлык документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләүче пенсионерлар-эш урыны буенча кадрлар бүлегенә, эшләмәүче кешеләр - алдан язылу буенча Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итә ала (белешмә телефоннары 30-42-42, 074 яки 8-960-08-30-74 номерына «МАКЕТ» сүзе белән sms-хәбәр җибәрергә).

Шәһәр халкына пенсия хокуклары барлыкка килгән датага кирәкле барлык документлар да булу һәм алар барлык таләпләргә туры килергә тиешлеге турында искәртәләр.

 

http://nabchelny.ru/news/36389

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев